25 май көнне Баландыш мәктәбендә 9 сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады.

2016 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Быелгысы елны мәктәбебезне 5 егет  тәмамлый , шул уңайдан аларны котлап бүген мәктәбебездә зур тантана оештырылды. Мәктәбебез директоры Йосыф Рашидович , Теләче информ җитәкчесе Ленар Йосыфович укучыларны бәйрәм белән котладылар һәм уку алдынгыларына истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Мәктәп коллективы исеменнән укучыларыбызга  зур уңышлар, ак юллар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International