Бүген бакчабызда балаларны мәктәпкә озату кичәсе булып үтте. Бакчабыздан мәктәпкә дүрт бала барачак. Аларга хәерле юл теләп кечкенәләр шигырләр сөйләделәр.биюләр бүләк иттеләр.Бәйрәмебез кунаклары әти-әниләр балалар бакчасы хезмәткәрләренә зур рәхмәтләрен җиткерделәр, балаларны бүгенге истәлекле көн белән котладылар.Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды.