Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мәктәп спорт клубларында физик тәрбия эше һәм массакүләм спорт үсеше буенча Рәсәйкүләм ачык конкурсның республика этабы үткәрелде.

2016 елның 31 мае, сишәмбе

Конкурста республиканың Әгерҗе, Азнакай, Әлки, Әлмәт, Апас, Әтнә, Биектау, Алабуга, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Мөслим, Түбән Кама, Норлат, Саба, Теләче, Чирмешән,Чистай, Ютазы районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән 38 мәктәп катнашты. Жюри карары нигезендә, “Иң яхшы авыл  мәктәбе спорт клубы” номинациясендә районыбызның Олы Мишә мәктәбе 2 нче урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International