Без һәркайсыбыз да балаларыбызның инсафлы, әдәпле, сау – сәламәт, әти-әниле булып үсүен телибез. Әнә шундый һәр яктан камил балалар тәрбияләү безнең коллетивның, әти-әниләрнең теләге.
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан һәр елны, Теләченең ял паркында зур бәйрәм булып уза. Быел да шул уңайдан, балалар өчен бик күңелле бәйрәм әзерләгәннәр иде. Шушы бәйрәм чарасында, Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасыннан, күп тапкырлар инде төрле иҗади конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулаган балалар, бу бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрделәр. Бәйрәмдә җырлар, биюләр белән бергә, балалар өчен төрле конкурслар, кызыклы уеннар үткәрелде, һәрберсенә истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. Балаларның шат, көләч йөзләрен күреп күңел сөенеп торды. Аларның шат авазлары гел шулай яңгырап торсын иде...