1 июнь – Балаларны яклау көне уңаеннан, район балалар китапханәсе Теләче балалар сәнгать мәктәбе белән иҗади бердәмлектә “Балаларга елмаю бүләк ит!”, дигән бәйрәм чарасы оештырдылар. Анда балалар уйнадылар, җәй турындагы табышмакларга, әкияти табышмакларга җаваплар бирделәр, әдәби әсәрләрдән геройларның яраткан гыйбарәләрен исләренә төшерделәр, мәкаль һәм әйтемнәрне җыйдылар, соңыннан хәрәкәтле уеннарда катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.