Теләче урта мәктәбендә районыбызның барлык 11 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары рус теле һәм математикадан, сайлап алган фәннәрдән бердәм дәүләт имтиханнары тапшырдылар. Теләче урта мәктәбенең чыгарылыш 35 укучысы 11 нче сыйныф буенча һәм 53 укучысы 9 нчы сыйныф өчен рус теле, математикадан һәм сайлап алган фәннәрдән имтиханнар бирделәр. 15 нче июньдә 9 нчы сыйныф укучылары сайлап алган фәннәрдән буенча соңгы имтиханнарын тапшырдылар. 11 нче сыйныф укучылары өчен сынаулар дәвам итә. 16 нчы июньдә тарих һәм информатика буенча имтихан язалар. 20 нче июньдә 11 нче сыйныф укучыларының сайлап алган химия һәм физика фәннәреннән имтихан бирәселәре калды. Уңышлар телибез!