Анда балалар өчен көтелмәгән очрашу булды: алар “Татарстанның атказанган артисты” Азат Тимершаех белән очраштылар. Артист белән бергәләшеп, музейның хуҗасы Рифкат Зиятдинович җитәкчелегендә,комплекста урнашкан музей белән таныштылар һәм борынгы патефонга пластинкалар куеп, Илһам Шакировның җырларын тыңладылар. Ахырдан балалар кунаклар белән бергәләшеп фотога төштеләр. Сәнгать кешесе белән көтелмәгән очрашу балалар күңелендә бик матур тәэсирләр калдырды.