2016 елның 20 нче июнь көнендэ Түбән Саурыш авылында яшәүче тыл ветераны Имамиева Фәүзия Сәләхетдин кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Фәүзия апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Фәүзия әбине тормыш яшьтән үк сынаган. Аны инде 12 яшеннән урман кисәргә җибәрәләр, сабый баланың еш кына кул пычкысын тартып агач кисәрлек тә хәле калмый, әмма шуңа да карамастан өлкәннәр белән бергә хезмәт куярга мәҗбүр була.
Балалары барысы да әти-әниләренә дөрес тормыш итәргә, югалып калмаска, эшкә өйрәтеп үстергәннәре өчен рәхмәтләрен әйтәләр, әниләренең исән-сау янәшәләрендә булуы алар өчен зур бәхет.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.