Сугыш башлануга 75 ел булганын искә алып , Теләче 1нче балалар бакчасында әдәби- музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәм барышында балалар Бөек Ватан сугышы турында шигырьләр сөйләделәр,сугыш чоры җырларын тыңладылар ,” Хәтер һәм кайгы көне” исемле презентация карадылар һәм ахырдан сугышта вафат булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.