Район үзәгенә экскурсия.

2016 елның 27 июне, дүшәмбе

Лагерьның соңгы көннәре Баландыш төп мәктәбенең  “Кояшкай” лагеренә йөрүче балалар   өчен  аеруча да истә калачак. 25 июнь көнне  укучыларыбыз Теләчегә экскурсиягә бардылар.  Алар  ял паркында    ял иттеләр,  төрле уеннар уйнадылар.  “Туган авыл”  комплексы балалар күңеленә аеруча  хуш килде.  Ял итүчеләр  мини зоопаркта  булган җәнлекләрне карадылар, күлдә йөзеп йөргән аккошларга сокландылар. . Баландыш балалары  экскурсияне оештыруда матди ярдәм күрсәткән авыл җирлеге башлыгы Юсупов Р.Мка рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International