Хәзерге вакытта киӊ таралган замана чире булып наркотиклар тора.

2016 елның 27 июне, дүшәмбе

Бүгенге көндә яшь буын әлеге  чирнеӊ нинди нәтиҗәләргә китерүен дөрес аӊлап үсәргә тиеш. Үсеп килүче буында наркотикларга, зарарлы матдәләргә карата тискәре караш булдыру нияте белән Иске Җөри авылы китапханәсендә  китапханәче Гильмутдинова Р. һәм авыл фельдшеры Давлетшина Р. сәламәт яшәү рәвеше турында балалар белән сөйләшүләр алып бардылар. «Минем тормыш минем кулда» исемле викторина үткәрделәр. Балалар ике  командага бүленеп әлеге темага кагылышлы, файдалы һәм кызыклы сораулар бирештеләр. Йомгак ясап, Рузия Мансуровна зарарлы матдәләрнеӊ кешегә һәм аныӊ сәламәтлегенә нинди зыян китерүен һәм куркыныч тудыруы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International