Теләче электр челтәрендә сабантуй.

2016 елның 1 июле, җомга

         Теләче район электр челтәре хезмәткәрләре ел саен балалары өчен сабантуй бәйрәмен уткәрүне традициягә кертеп җибәрделәр. Гадәттә, ул Халыкара балаларны яклау көненә багышлана. Быел да, 28 июньдэ, көннең җиләс булуына карамастан, район үзәгенең иң матур аланында кунелле чара оештырылды. 

         Иң элек профсоюз цех комитеты рәисе Руслан Имамиев чыгыш ясады, бәйрәмне ул ачык дип игълан итте хәм сүзне Теләче район электр челтәре начальнигы Рөстәм Якуповка тапшырды. Җитәкче үз чиратында һәр кемгә исәнлек-саулык, куңелле яллар, гаилә иминлеге, хәвеф-хәтәрсез хезмәт көннәре теләде. Техник Әлфинә Фәһриева кунакларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды.

         Быел сабантуй чарасы “Куркынычсыз каникуллар” акциясе белән берләштерелде. Балаларага мавыктыргыч һәм бик файдалы дәрес күрсәтелде. Электр тогы каян килә? Ул кайчан дус та, кай чакта дошман була? Җәйге ял вакытында күңелсез хәлләргә ничек юлыкмаска? Электрчы - нинди һөнәр ул?  Әлеге һәм бик күп башка сорауларга җавап алды балалар. Беренче ярдәм күрсәтү алымнары белән кунакларны ИЛЮША исемле маникенда әйдәп баручы инженер Илдар Зиннәтов таныштырды. Дәрес ахырында балаларга “Сетевая компания” җәмгыятенең махсус бүләкләре тапшырылды.

         Бәйрәм чарасы төрле уеннар белән дәвам итте. Капчык киеп йогеру, кашыкка йомырка салып узышу, чүлмәк вату һәм башка милли бәйгеләргә “дартс” кебек заманча уеннар да   өстәлде. Спорт ярышлары да киеренке рәвештә үтте. Балалар белән бер рәттән олылар да төрле уен-ярышларда актив катнашып, күңел ачтылар. Эстафетада исә бәйрәм кунаклары гаиләләп көч сынаштылар. Азарт белән, уңышларга сөенеп, ихлас күңелдән һәр кем тырышлык һәм активлык күрсәтте бу узышта.

Бәйрәм чарасы татлы күчтәнәчләр һәм матур бүләкләр тапшыру белән төгәлләнде. Һәр кем бу чарадан күтәренке кәеф, күңелле кичерешләр белән, оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен җиткереп таралды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International