Теләче җирлекара китапханәсендә яңа кайткан китаплардан төзелгән “Китап язмышы – халык язмышы” дип исемләнгән күргәзмә эшли. Күргәзмәдә Туфан Миңнуллин, Илһам Шакиров кебек танылган шәхесләребезгә багышланган, татар халык биюләрен аңлаткан, җырларын туплаган, татар тарихын чагылдыручы китаплар белән беррәттән рус һәм татар телләрендәге матур әдәбият әсәрләре дә урын алды.