29 июнь көнне Теләче балалар китапханәсендә урта яшьтәге мәктәп балалары өчен “Новинки на книжной полке” китап күргәзмәсе төзелде.

2016 елның 8 июле, җомга

Күргәзмәдә китап укучылар тарафыннан иң күп сорала торган “Добрые повести о зверятах”, “Детектив + приключения”, “Романтические повести для девочек” серияләрендәге китаплар тәкъдим ителде.

“Новинки на книжной полке” күргәзмәсе сезне В. Шарташская, Холли Вебб, Е. Шварц, С. Аксаков, В. Иванова, М. Некрасова, Муни Витчер, Серж Брюссоло кебек авторларның һәм башка күп кенә балалалар язучыларының китаплары белән таныштыра.

Яңа белемнәр һәм яңа ачышлар сезгә! Сезне китапханәдә көтеп калабыз! Күргәзмә 2016 елның июль ахырына кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International