30 июнь көнне, Теләче балалар китапханәсе, Үзәк бистәсендәге “Кояшкай” мәктәп яны лагерында ял итүче балалар арасында “Безгә тынычлык кирәк!” рәсемнәр бәйгесе үткәрде.

2016 елның 8 июле, җомга

Бәйгенең максаты балалар иҗатын стимуллаштыру, аларның белемнәрен һәм күзаллауларын үстерү, шулай ук Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү һәм аны ныгыту – Россиянең бөек үткәне белән горурлану һәм патриотик хисләр формалаштыру иде. Балалар кәгазь битләрендә җир йөзендәге тынычлыкны ничек күзаллауларын күрсәтеп бәйгедә бик актив катнаштылар. Иң яхшы эшләр китапханәдә урын алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International