1 август көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында балаларның көтеп алган иң күңелле җәйге бәйрәме- “Су көне”булып узды.

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

Чараның төп максаты- балаларның су турындагы белемнәрен киңәйтү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, аларның җитезлеген арттыру, яхшы кәеф булдыру булды.  Бәйрәмдә барлык балалар да катнашты. Көтеп алынган кунак- Нептун  белән балалар төрле уеннарда үзләренең көчләрен сынаштылар: су белән йөгерделәр, көймәләр батырдылар, диңгез төбеннән кабырчыклар эзләделәр, асфалтька диңгездә яшәүчеләрне ясадылар. Чараның кульминацион өлеше иң күңеллесе буды. Балалар рәхәтләнеп су сибештеләр. Әлбәттә, татар халык мәкалендәгечә, беркемдә судан коры чыга алмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International