Китапханәче А.Фаляхова укучыларга 1552 елда Казан ханлыгын яулап алу чоры турында “Хәтер көне” дип исемләнгән презентация кулланып әңгәмә уздырды. Китапханәче укучыларга тарихи вакыйгалар сөйләде, китап күргәзмәсендә урын алган китаплардан бәетләр укыды.