Бар җир моңсу! Күзләр камашырлык!
Саубуллашып гөлләр сулалар.
Алтынланган алсу, кызыл төсләр
Онытылмаслык матур булалар…- дип язган бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин яфрак коелу вакыты турында. Яфракларның көзен төрле-төрле төскә кергән чагы һәм яфрак коелу чыннан да елның матур вакыты. Ләкин ничек кенә булмасын, һәр ел фасылының да үз матурлыгы бар. Алтынга манылган урманнар, бакча тулы өлгергән яшелчә, җиләк-җимеш бары көздә генә! 13 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә, төрле агач яфракларыннан “Төсләр балкышы” исемле күргәзмә куелды.