30 нчы октябрь көнне Баландыш авыл китапханәсе Архангельск өлкәсендәге Соломбаль китапханәсенең "Шергинны бергәләп укыйбыз" дигән акциясендә катнашты.

2016 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Баландыш төп мәктәбенең 5 сыйныф укучылары Б.В.Шергиннның әсәрләрен бергәләп уку өчен китапханәгә чакырылды. Китапханәче Б.В.Шергин әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар һәм әкиятләр турында сөйләде. Әсәрләре белән танышканнан соң балалар үзара фикер алыштылар һәм китап күргәзмәсе белән таныштылар. Бу очрашу яшь китап сөючеләрнең күңелендә  озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International