1 ноябрь көнне Казаклар авыл китапханәсендә “Җитезлек хәрәкәттә һәм тапкырлыкта” дип исемләнгән КВН үткәрелде.

2016 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Бу чарада ике команда “Җитезләр” һәм “Тапкырлар” үзара көч сынашты. Командалар  “Табышмаклар”,Тел чарлау”, “Кисмәктәге хикмәтләр”  “Кем күбрәк сүз яза”,  “Капитаннар алга” дигән бәйгеләрдә көч сынаштылар. Музыкаль тәнәфесләрдә җырладылар, биеделәр, төрле уеннар уйнадылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Нәтиҗәдә “Җитезләр” командасы җиңүче дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International