"Йөзергә өйрәнү" проекты нигезендә 1 һәм 3 ноябрь көнне барлык мәктәпләрнең 2 сыйныфында укучы укучылар Байлар Сабасындагы бассейнга бардылар. Физик тәрбия укытучылары укучыларга йөзергә өйрәнү дәресе үткәрделәр. Укытуда 2 сыйныфта укучы 78 укучы катнашты.