Аларның кайберләре әти-әниләре белән, 6-8 сыйныфлар үз сыйныфлары белән табигатьтә булып кайттылар. Иртән һәркемне табигатькә чакырып көн аяз торды. Балалар болында чаңгыда йөрделәр, тауга менделәр, таудан шуып уйнадылар. Әмма төш вакытларына таба буран чыкты һәм өйләргә таралырга мәҗбүр итте.