Көн тыныч, җилсез, артык салкын да түгел. Нәкъ табигатькә чыгу өчен генә диярсең. Укучылар класс җитәкчеләр Фәния Мөнировна белән тауга чыктылар. Анда алар тау бушындагы агачлык эчендә йөрделәр, таудан түбән дә төштеләр. Укучылар күңелләре күтәрелеп, саф һава сулап, көч туплап кайттылар.