Кече олимпия уеннары.

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

16 февраль көнне  безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында кече кышкы олимпия  уеннарына старт бирелде. Алар атна буе дәвам итәчәкләр. Әлеге чараның максаты: кышкы олимпия уеннарына кызыксыну уяту, балаларның физик сәләтләрен, җитезлекләрен үстерү тора. Чараларны физик үсеш инструкторы Хисаметдинова Л.Н  үткәрә. Әлеге уеннарда зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары катнаша. Кече олимпия уеннары олимпия уты тапшыру белән башланып китте. Атна ахырында уеннарга йомгак ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International