Олы Мишә урта мәктәбе укучылары төрле иҗади конкурсларда, фестивальләрдә актив катнашалар. Укучыларыбыз арасында оста биючеләр, моңлы җырчылар, сәнгатьле сөйләүчеләр күп. Авыл мәдәни йортында узган кичәләр, бәйрәмнәр бездән башка узмый. 16 нчы гыйнвар көнне үткән Олы Мишә авыл җыенында да мәктәп коллективы концерт программасы чыгыш ясады.