Сәхнәгә урта буын вәкилләре белән яшьләр дә тартылган. Театраль күренеш тәмамлангач тамашачылар алдында аерым чыгышлар күрсәтелде. Концертта яшьләрдән аеруча Алия Гайнетдинова, Рания Зәйнуллина, Гөлназ Хөсәеновалар, өлкәннәрдән Хәния Якупова белән Римма Зәйнуллиналар активлык күрсәтте. Гармунчыларның да чыгышын тамашачылар яратып кабул итте.