Нəрсə соң ул намус, бармы ул, кайда туа, кеше өчен кирəкле сыйфатмы кебек сорауларга җавап табу уңаеннан 31 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Намуслы кешене сатып алып булмый”исемле әхлак дәресе үткәрелде. Намус, аны тотып та, ашап та, күреп тə, иснəп тə карап булмый. Аны бары кешенең йөрəге тоя, сизə. Намус турында татар халкында бик үтемле əйтемнəр бар. Әңгәмә барышында мәкальләр белән дә таныштык. Һəркайсыбыз намуслы һəм бəхетле булып яшик.