Бүген Лесной балалар бакчасында тәрбияче балалар белән һөнәрләр турында сөйләште.

2017 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Тәрбияче һөнәрләр турында бик күп төрле хикәяләр, шигырьләр укыды. Бала кечкенәдән үк һөнәр сайлау турында уйлана башлый.  Баланың кызыксынуы, фикерләре белән әти-әниләр, тәрбиячеләр гел танышып торалар, зур этәргеч, төпле киңәшләр бирәләр. Нинди генә һөнәр булса да, алар кирәкле. Бүген тәрбияче балалар белән агач эшкәртү цехына барды һәм андагы эшнең бик катлаулы, авыр хезмәт икәнен аңлатты. Кеше дөрес һөнәр сайласа гына, үзенең куйган максатларына ирешә  ала, зур шәһес буларак формалаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International