Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.14 февраль көнне бездә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча “Буратино белән сәяхәт” дигән ачык шөгыль булып үтте. Төп максатыбыз: балаларны юлда һәм урамда хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү.
Кунакка ЮХИДИ бүлекчәсенең әйдәп баручы белгеч Закиров Д.Р.. тә килгән иде. Ул балаларның чыгышын игътибар белн тыңлады. Ахырдан балаларга алган белемнәрен тикшерү максатыннан төрле сораулар бирде, проыфилактик дәрес үткәрде, видеоролик күрсәтте. Ахырдан ул һәр балага бүләкләр өләште.