Филиал яңалыклары

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

14 февраль көнне Олы Кибәхуҗа авылы башлангыч мәктәбендә Муса Җәлилнең 111 еллыгы уңаеннан кичә үткәрелде. Укучылар Җәлил шигырьләрен тыңладылар, үзләре дә шигырьләр укыдылар. Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина  “Үлемне җиңгән шагыйрь” дип исемләнгән йолдыз сәгате үткәрде. “Ромашка” һәм “Йолдыз” командаларына бүленеп укучылар шагыйрьнең  тормыш юлына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Шагыйрьнең танылган шигырьләре белән таныштылар.   “Җәлилчеләр”сүзенә кергән хәрефләрдән яңа сүзләр төзеделәр. Укучыларда татар шагыйрьләре белән горурлану, алар иҗаты белән якыннан танышу теләге уянды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International