13 февраль көнне районыбызда педагог- оештыручылар арасында үткәрелә торган Республикакүләм “Кеше тәрбияләргә” дип исемләнгән һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабы үткәрелде. Бәйгедә Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең педагог- оештыручысы Мөхәмәдиева Н.Д. катнашып, I урынга лаек булды. Котлыйбыз һәм алга таба да үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә уңышлар телибез.