Әфганстанның шомлы җилләре безнең Баландыш авылын да урап үтми. Авылыбызда туып-үскән 8 егеткә ул дәхшәтле көннәрнең шахиты булып, гомерләрен куркыныч астына куеп ут астында йөрергә, дары исен иснәргә туры килә.
Бу альбомда батыр йөрәкле, куркусыз, дөньяга матур тормыш, азатлык китерүчеләр, коточкыч афәтне үз күзләре белән күргән, аның эчендә кайнаган, гомерендә мылтык та тотып карамаган килеш, яңгыр кебек яуган кургаш астында исән калырга, кулсыз-аяксыз калган иптәшләренең өзгәләнүләрен ишетергә, үз кулында җан биргән иптәшенең соңгы амәнәтен үтәргә көч тапкан батырларыбыз, авылдашларыбыз. Бу альбом хәзерге заман яшьләре өчен патриотик тәрбия һәм авылыбызның тарихы булып калачак.