19 февраль көнне Теләче мәдәният йортында эстрада сәнгатенең “Созвездие-Йолдызлык – 2017” XVII нче Ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең районда сайлап алу этабы узды. Әлеге зур чарада Айдар мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Нәфис сүз" берләшмәсенә йөрүчеләрдән Салават Хасаншин, Әлфинә Саттарова һәм Тәбрис Фаляховлар катнашып чыгыш ясадылар.