Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсендә «Батыр егет – ил күрке» исемле китап күргәзмәсе эшләнде.
Күргәзмәгә республика башлыгының политик һәм икъдисади эшчәнлеген яктырткан материаллар куелды. Күргәзмә шулай ук Рөстәм Миннихановның пунктуаль, максатчан, актив, яңалыкка омтылучан булуын күрсәткән басмалар белән дә таныштыра.