22 февраль көнне Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе Әлифба бәйрәме булып узды. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезмәт итмәсен, ул зул дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан, Азбукадан башланган. Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул.
Сыйныфта 2 укучы - Ризәлә һәм Ильяс укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, шигырьләр сөйләргә өйрәнделәр. Әлифба бәйрәме безнең өчен зур тантана.