Кеше тәрбияләргә

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

28 февраль көнне Саба районының Лесхоз урта мәктәбендә   педагог- оештыручылар арасында “Ел укытучысы” конкурсы кысаларында үткәрелә торган Республикакүләм “Кеше тәрбияләргә” дип исемләнгән  һөнәри осталык бәйгесенең зона  этабы үтте. Бәйгедә Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең  педагог- оештыручысы Мөхәмәдиева Н.Д. катнашып, 10-11 сыйныф укучылары белән “Дуслыктан мәхәббәткә- бер адым” дип исемләнгән ачык чара үткәрде. Дәрестән тыш чара конкурсантларга да, укучыларга да, районның педагог- оештыручыларына да бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International