28 февраль көнне Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаил кызы “Йөрәгемне балаларга бирәм” дип исемләнгән, “Ел укытучысы” конкурсы кысаларында узучы, педагогларның профессиональлекләрен билгеләүче конкурсның зона турында катнашып беренче урынга лаек булды. Әлеге конкурс шәһәр тибындагы поселокта - Байлар Сабасында узды. Беренче этапта катнашучылар үз- үзләре белән таныштырып уздылар. Икенче этапта ачык дәрес күрсәттеләр һәм өченчесендә үз программаларын яклап чыгыш ясадылар.