3 нче март көнне Теләче урта гомумбелем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Л.М. Якупова, А.М. Гыйлфанова, Г.М. Ибраһимова һәм милли белем буенча директор урынбасары Д.Г. Фәтхрахманова Үзәк урта мәктәбендә оештырылган район семинарында катнаштылар. Алар Үзәк урта мәктәбенең татар теле укытучылары Ф.Г.Галимова, А.М. Николаева һәм Г.Р. Хаҗиева күрсәткән ачык дәресләрне һәм класстан тыш чара карадылар.
” Татар теле һәм әдәбияте дәресләрендә укучыларның фикеләү сәләтен һәм сөйләмен үстерү» дигән темага фикер алыштылар, ачык дәресләрне анализладылар.Семинар бик эшлекле узды.Укытучылар үзләрен борчыган,кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.