8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне.

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Шул уңайдан 7 март көнне Олы Мәтәскә мәдәният йортында “Без яшь чакта”дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичә барышында тамашачыларга  котлаулар җыр аша җиткерелде. Шулай ук балалар фольклоры “Балага исем кушу” йоласын һәм олыларның “ Җәүһәр” фольклор коллективы  “Кичке уен” күренешен бик матур итеп тамашачыга күрсәтте. Кичәне оештыруда авыл китапханәчесе дә зур тырышлык куйды. Кичә тамашачыларга ошады. Алар рәхмәтләрен алкышлар аша җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International