26 апрель көнне Ямбулат авылы китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан "Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә" дип исемләнгән шигырь бәйрәме үткәрелде.

2017 елның 28 апреле, җомга

Китапханәче Гөлия Шакурова башта шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, балалар бик тә теләп "Тукайны беләсеңме" дигән конкурста, шагыйрьнең әсәрләре буенча викторинада да катнаштылар, шигырьләрен сөйләделәр. Чара ахырында балалар, актив катнашканнары өчен бүләкләнделәр. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International