Тирә - юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы, агачлар утырту - барыбызның да уртак бурычы ул. 29 апрельдә икеайлык кысаларында Республикада агач утырту көне үткәрелде. Әлеге акциядә Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә читтә калмады. Үзләренең территорияләренә 10 төп чыршы үсентесе утырттылар.