“Укучының мәдәни көндәлеге”

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

2 май көнне Айдар авыл китапханәсендә “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында, «Яшел планетаны саклыйк һәм яклыйк!” дип исемләнгән экологик чара уздырылды. Табигать дусты «Ромашка» - (китапханәче А.Г. Фаляхова) яшь дусларын урман дөньясына сәяхәткә чакырды. Чара барышында алар хайваннар, кошлар турында күп мәгълүматлар белделәр, “Экологик ассорти”, “7 төсле чәчәк” уеннарында актив катнаштылар. Карточкаларга язылган биремнәрне сүзсез, ишарә, хәрәкәтләр ярдәмендә күрсәттеләр,  “Шаула,  урман!” исемле презентация карадылар. Мавыктыргыч экология дәресе буенча укучылар яшел планетабызга сакчыл һәм игътибарлы булырга өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International