Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсенең уку залында “95 яшьлек журнал” исемле күргәзмә эшләнде. «Казан утлары» журналы – ул зәвыклылык мөнбәреннән төшмәде. Иң әүвәл аның битләрендә әдәбият сулышы, аның тарихы һәм бүгенгесе, әдипләребезнең яшәеше, китап язмышы ачык чагыла. Ул, барысын да ачык чагылдыручы көзге кебек һәрнәрсәдән хәбәрдар булып, елларны елларга, хәтерне киләчәккә бәйләп тота. Күргәзмәдә төрле елларда басылып чыккан “Казан утлары” журналлары куелды.