Шәхси техникаларга тикшерүләр бара

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

2017 елнын 5 май көнне Баландыш авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүче  шәхси затларның трактор, тагылма арба хәм үзйөрешле машиналарына еллык техник карау уздырылды.  Аларның теркәү документлары, тракторларның  төзеклеге тикшерелде. Тикшерү барышында бу техникаларның эксплуатацияләнү вакытында техника куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүве каралды.

Техник карауга җирлектә яшәүчеләрдә учетта булган 59 берәмлек техникадан 50 се куелган иде. Тикшерү вакытында зур кимчелекләр табылмады.

Чираттагы мондый чара агымдагы елның 10 май көнне Олы Нырсы авыл җирлегендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International