5 май көнне Субаш авылы клубында мәдәният хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан бәйрәм чарасы үткәрделәр.

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

Бу чарада  Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы әгъзасы керәшен оешмасы комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова булып китте. Авылда Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Иванович Егоров яши. Иван Иванович сугышка 1941 елның августында китә. Бүген аңа 94 ел, һәм бердәнбер ветеранны  котлар өчен  бөтен Субаш авылы халкы жыелды.

  Өлкәннәр сугыш еллары вакыйгаларын сөйләделәр, балалар бәйрәм концерты күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International