8 май көнне Ямбулат авылында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы митинг үткәрелде.

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Бәйрәмдә Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Валиуллин М.А. һәм башка җитәкчеләр чыгыш ясады. Башлангыч сыйныф һәм мәдәният хезмәткәрләре көче белән ветераннарга бәйрәм концерты оештырылды. Митинг һәйкәлгә веноклар кую белән тәмамланды. Шушы көн, барлык кешеләр   күңелендә дә -  Бөек Ватан сугышы - XX гасырның  иң куркыныч вагыйгаларыннан берсе булып озак вакыт хәтердә сакланыр. Үзеңнең үткәнеңне өйрәнергә кирәк. Шушы бөек елларга баш иябез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International