Әгәр көнкүреш калдыкларын яңадан эшкәртсәң, яңа материал җитештерү өчен икенчел чимал барлыкка килә.

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

Без көн саен ташлый торган калдыклар, мәсәлән, пластик, кәгазь, пыяла, металл, тукымаларны яңадан эшкәртеп, аларга яңа тормыш бирсәң, бик матур сувенирлар, өйне бизәү әйберләре, бүләкләр һәм балалар бакчасында кулланыр өчен дидактик материаллар ясарга була. Моның шулай икәнен Теләченең беренче номерлы бакчасына йөрүче балаларының әти-әниләре исбатлады. Алар төрле көнкүреш калдыкларыннан балалар өчен гаҗәеп файдалы уенчыклар ясадылар. Эш нәтиҗәләрен күреп без шундый фикергә килдек: һәр кеше табигатьне һәм әйләнә-тирә мөхитне саклау өчен үзеннән зур өлеш кертә ала. Моның өчен теләк, әз генә фантазия кирәк. Исегездә тотыгыз: табигатьне саклап, Сез үзегезне саклыйсыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International