17 май көнне районга эшлекле сәфәр белән Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде.

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

Алар хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, крестьян-фермер хуҗалыклары рәисләре белән очрашып, язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.

 - Районда авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча системалы эш алып барыла. Алар быелгы язгы кыр эшләренә хәзерлекле килде. Көздән дә күп эшләр башкарылды. Биредә терлекчелек буенча да әйбәт үсеш белән баралар. Теләче районы быел республика авыл хуҗалыгы күләменә лаеклы өлеш кертергә сәләтле дип саныйм, - диде Марат Әхмәтов.

Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белдергәнчә, районда язгы кыр эшләре оешкан төстә бара. Язгы чәчү 19350 гектар мәйданда башкарылган. 14920 гектар мәйданда бөртекле культуралар чәчелгән. Бу планның 89%ы дигән сүз. – Бер сыерга көнлек савым буенча без республикада 12 урында. Күрсәткечләр начар түгел. Шәхси хуҗалыклардагы сыерлар саны буенча да артым күзәтелә. Бүген хуҗалыкларда 1960 баш савым сыер исәпләнә, - дип, район башлыгы терлекчелек тармагына да анализ ясады.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Теләчедә тырыш халык яшәвен искәртеп узды. Район оешкан еллардагы вәзгыятьне искә төшереп, бүгенгесен саклап, һаман алга – уңышка омтылып яшәргә өндәде. Халыкны җиргә бәйләү, эш белән тәэмин итү юлларын табарга тырышырга кирәклеге хакында да әйтеп узды. - Эре предприятиеләргә генә түгел, ә шәхси секторны, зур булмаган фермер хуҗалыкларын үстерү буенча да дәүләт тарафыннан төрле кулай программалар эшләп килә. Җирле үзидарә башлыклары бу турыда авыл халкына җиткереп барса иде. Ничек тә халыкны авылда калдырырга кирәк. Чөнки бары авылда гына милләтнең мөһим кыйммәтләре саклана, - диде парламент башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International