12 май көнне Казан милли тикшеренү технологик университетында “КНИТУ ның Нобель өметләре-2017” X фәнни- тикшеренү һәм иҗади эшләр конкурсы булып үтте.Конкурста Кече Кибәхуҗв төп мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Әскарова Ә. катнашты һәм “Дизайн” номинациясендә II урын яулады, Диплом белән бүләкләнде. Эшнең җитәкчесе физика һәм химия укытучысы Нигъмәтҗанова Х.Н. Рәхмәт хаты тапшырылды. Котлыйбыз!