Бу көн гражданлык бердәмлеген, тарихи дәвамчанлыкны һәм күпмилләтле халыкның бердәмлеген символлаштыра, төрле дин һәм милләт халыкларын берләштерә. Әлеге дата уңаеннан 1 ноябрь көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә “Бергә булыйк, бердәм булыйк” исемле күргәзмә куелып, әңгәмә үткәрелде. Бу чаралар халыклар арасындагы дуслыкны һәм татулыкны ныгытуга ярдәм итә. Киләчәктә дә төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы дуслык һәм татулык дәвамлы булсын!
Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа һәм ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Чара барышында катнашучыларга авыр чакларда бер-беребезгә ярдәм кулы сузарга, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәскә кирәклеге аңлатылды. Шулай ук, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карауның мөһимлеге турында сөйләшелде.
1 ноябрь көнне балаларның көзге каникул чорын күңелле үткәрү максатыннан Казаклар авылы китапханәсе авыл клубы белән берлектә «Дуслык ярминкәсе» исемле конкурс-уен программасы үткәрделәр. Чараның максаты - балаларда дуслыкның үзара мөнәсәбәтләрнең иң мөһим сыйфаты икәнен аңлату. Программа барышында балалар төрле конкурсларда һәм кызыклы уеннарда катнаштылар. Уеннар дуслыкны ныгыту, командалык рухын үстерү өчен бик файдалы булды. Чара ахырында ике команданың да нәтиҗәләре тигез булуы һәм дуслыкның җиңүе ачыкланды.
Ноябрь аенда бу иҗат бәйрәме тамашачыларга онытылмас тәэсирләр бүләк итә.1 ноябрь көнне Шәтке авылы яшьләре үзләренең иҗади осталыкларын күрсәттеләр. Ә 2 ноябрь эстафетаны Иске Җөри авылы яшьләре кабул итеп, тамашачыларга үз талантларының яңа якларын күрсәтте.
Бу акциядә төрле яшьтәге һәм төрле сфераларда эшләүче 24 кеше катнашты. Акция 1 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр Россия Федерациясенең барлык субъектларында һәм чит илләрендә уза. Зур этнографик диктант - ул Россиядә яшәүче халыкларның мәдәнияте белән таныштыручы проект. Диктантның максаты - гражданнарның этнографик грамоталылык дәрәҗәсен, аларның Россия Федерациясе территориясендә яшәүче халыклар турында белемнәрен бәяләү. Диктант безнең гореф-гадәтләребезнең никадәр тирән, күптөрле булуын аңларга ярдәм итә һәм бу мирасны саклауның мөһимлеген искә төшерә.
“Сердәшләр” игътибарына китапханәгә яңа гына кайткан, якташыбыз Нурания Гыйльметдинованың “Яшик әле, Теләче” китабы һәм “Сөембикә” журналының 10 нчы саны тәкъдим ителде. Аеруча журналда районыбыз горурлыгы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, ветеран хезмәттәшебез Фаягөл апа Фәтхуллина турындагы мәкалә күңелләрдә соклану хисләре уятты.
2025 елның 29 октябрендә «Батыр» спорткомплексында 2014-2016 һәм 2012-2013 елларда туган малайлар арасында Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган мини – футбол буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге үткәрелде. Ярышларда 7 команда катнашты.
Теләче балалар китапханәсендә «Әбиебез бабай янәшәсендә» дип исемләнгән дусларча очрашу булып узды. Бу чарада балалар үзләренең әби һәм бабайлары турында сөйләделәр, аларга булган мәхәббәтләрен һәм хөрмәтләрен белдерделәр. Аннары аларга бүләкләр ясауга керештеләр. Үз кулларың белән ясалган бүләктән дә күңеллерәк нәрсә була ала? Котлау открыткасы яки кул эше — әби-бабаларыбыз өчен искиткеч бүләк булачак. Балалар өчен үзләре ясаган бүләкне тапшыру — чын ләззәт, чөнки ул аларның мәхәббәтен һәм игътибарын чагылдыра. Бу көнне олы яшьтәге кешеләргә аеруча сизгер булу, аларга рәхмәт әйтү һәм күңелле сюрпризлар ясарга тырышу мөһим. Шул рәвешле, без бу бәйрәмне билгеләп үтү белән гаилә бәйләнешләрен ныгытабыз һәм бер-беребезгә булган мәхәббәтебезне арттырабыз.

Шушы күркәм көн алдыннан Шармыш авылы китапханәсендә иллюстратив китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә Россия һәм чит ил авторларының әбиләр һәм бабайларның оныклары белән үзара мөнәсәбәтләрен чагылдырган китаплар тәкъдим ителде. Бу әсәрләр балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы булды. Китапларда әбиләр һәм бабайлар еш кына ярдәм итәргә әзер остазлар буларак сурәтләнә. Аларның акыллы киңәшләре, тормыш тәҗрибәсе һәм мәхәббәте балаларга зур ярдәм булып тора. Шулай ук китапханәдә «Безнең акыллы остазларыбыз» исемле викторина үткәрелде, анда алтын яшен чагылдырган әбиләр катнашты. Викторина, шулай ук, яшь буынның әбиләр һәм бабайларга булган хөрмәтен арттыруга ярдәм итте.